Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге PROFF-навигатор» проектын гамәлгә ашыруын дәвам итә

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

«PROFF-навигатор» проект кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Бохара авыл мәктәбендә булып кайтты. 8-9 сыйныф укучылары өчен «Яңа вакыт - яңа һөнәр» дип аталган чара оештырылды.

Профконсультант һөнәри юнәлеш бирүче тестлар үткәрде, хезмәт базарында ихтыяҗы зур булган һөнәрләр турында мәгълүмат бирде.

Очрашу ахырында укучыларга һөнәрләр турында фильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International