Кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәге белгечләре Шәһәр җәмгыять буенча кулланучылар хокукларын яклау Иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән бергә «Цифрлы базарларны гадел һәм дөрес итеп эшләрбез” темасына семинар уздырды.
Татарстан республикасы буенча барган “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе кысаларында 2018 нче елнын 16 нчы мартында өйгә барып социаль хезмәт күрсәту бүлекчәсенең социаль һәм медицина хезмәткәрләре өлкәннәр өчен саф һавада “Скандинав йөрү”, “Агашин тренажерлары” һәм мини степперлар белән физик күнегүләр үткәрделәр. Өлкәннәр бу чараны бик яратып кабул иттеләр һәм саф һавада физик күнегүләр үткәрүне дәвам итүне сорадылар.
«Язгы игелеклелек атнасы» акциясе кысаларында Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спорт гаиләсе» дигән чара узды.
2018 елнын 15 мартында “Мәрxәмәтлелек атнасы” кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова, Урта Көшкәт мәктәбе педагог оештыручысы Римма Петрова белән берлектә “Чиста һәйкәл” акциясе уздырдылар.
Бөгелмә «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологлары Ольга Колганова һәм Римма Сайфеева мавыктыргыч чара уздырды.
Чирмешән «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе «Яшь патриот» клубы белән берлектә акция оештырды.
Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 15 мартта Татар-Елтанский мөмкинлекләре чикле мәктәп-интернатына барды.
«Язгы игелек атнасы " игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында Шөгер авылында яшәүче балалар өчен Лениногорск «Башлангыч» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы чара үткәрде.
Кукмара муниципаль районы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Тахиуллина Гузәл Харис кызы ведомствоара “Рассвет” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде. Очрашуның темасы: “Могҗиза көткәндә”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән хатын-кызлар йөкле вакытта килэчэктә аңлы рәвештә эни булулары турында әнгәмә корылды, буклетлар өләшенелде.
Кичә Яр Чаллы шәһәрендә торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.