“Тылсым” үзәге хезмәткәрләре авырлы хатын-кызлар белән очрашу үткәрде

2018 елның 16 марты, җомга

Кукмара муниципаль районы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Тахиуллина Гузәл Харис кызы  ведомствоара  “Рассвет” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде. Очрашуның темасы: “Могҗиза көткәндә”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән хатын-кызлар йөкле  вакытта килэчэктә аңлы рәвештә эни булулары турында  әнгәмә  корылды, буклетлар өләшенелде.

Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик, проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне  планлаштыру буенча ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International