«Язгы игелеклелек атнасы» акциясе кысаларында Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спорт гаиләсе» дигән чара узды.
Программа кысаларында спорт уеннары, кызыклы эстафеталар оештырылды, спорт турында бик күп табышмакларга җаваплар табылды.
Чарада ата-аналар да актив катнашты.