2018 елның 31 августына булган мәгълүматлар буенча, 1 146 беренче, ә 221 ана гаиләдә өченче бала туу өчен айлык акчалата түләүгә дәгъва кыла.
Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.
Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Рәмзия Хайбулова, Татарстан республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан "Дәүләт хезмәтләре Порталы – бик тиз һәм җайлы" дигән мастер класс үткәрде.
Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты тәрбиячесе картларга атнага ике мәртәбә әдәби китаплар укый һәм вакытлы матбугат язмалары белән таныштырып бара. Мондый чаралар төрле әңгәмәләр корырга да ярдәм итә.
Барлык гражданлык җәмәгатьчелеген терроризмга каршы торуда берләштерү максатыннан, терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати-патриотик сәгать булып узды.
Яңа уку елы уңаеннан Яр Чаллының “Ышаныч” үзәгендә уенлы күңел ачу чарасы узды.
2 сентябрь көнне Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин катнашындагы чараларда булды.
30 августта Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортында концерт узды.
Яңа уку елы башланыр алдыннан, 28 августа Лениногорскның Мәдәният сараенда еллык педагогик конференция узды. Анда шәһәрнең мәшгульлек үзәге белгечләре дә катнашты.
Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияче Энҗе Хөснетдинова профориентация буенча дәрес оештырды.