Яңа уку елы уңаеннан Яр Чаллының “Ышаныч” үзәгендә уенлы күңел ачу чарасы узды.
Булачак беренче сыйныф укучылары өчен гыйлем дөньясына сәяхәт ясалды. Һәр балага уку кирәк яраклары бүләк ителде.
2018 елда “Ышаныч”тан 39 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасына атлый.