Баулы интернат-йортында әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләнә

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты тәрбиячесе картларга атнага ике мәртәбә әдәби китаплар укый һәм вакытлы матбугат язмалары белән таныштырып бара. Мондый чаралар төрле әңгәмәләр корырга да ярдәм итә.

Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр әдәби сәгатьләр вакытында төрле яңалыклар белән таныша, үзләренә тынычлык ала. Алар китап укыганда бер-берсе белән дә аралаша, үз фикерләрен белдерәләр, үткәннәрне искә алалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International