"Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру максатыннан "Нык гаилә" һәм Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне уңаеннан Бөгелмәдә чара узды. "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Сәламәт яшәү рәвеше өчен" дигән девиз астында узган спорт чарасында балалар актив катнашты.
15 ноябрь көнне Алабуга шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Күчмә офисы Алабуга районының Танайка авылы гомуми белем бирү мәктәбенә чираттагы сәфәр кылды. Һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр 40 укучыга күрсәтелде.
Россиядә пенсия реформасы уңаеннан Татарстанда пенсия алды яшендәге кешеләр өчен 66 консультация пункты ачылган. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту уңаеннан 29 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында 2019 елга халыкның сораштыру нәтиҗәләрен карау һәм ведомствоның ачык максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы узачак.
Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре КАМАЗ Мәдәният сараенда үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.
Өлкән яшьтә күпләрне төрле авырулар борчый. Йөрү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән өлкәннәр үз вакытларын өй генә үткәрергә мәҗбүр. Ә пассив, яңа кичерешләргә бай булмаган тормыш мөстәкыйльлелекне югалтуга китерә.
"Бергә булдырабыз" республика проекты уңаеннан Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балаларның ата-аналары тәлинкәне декоратив бизәү белән шөгыльләнә.
Хәзерге вакытта Теләче муниципаль районы "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча 160 өлкән яшьтәге гражданнарга 22 социаль хезмәткәр хезмәт күрсәтә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов Карары нигезендә Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәмәтшин Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәре Фруза Абзалованы “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләде.
Буаның "Гармония " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Тегү эше" юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинетында чираттагы дәрес уздырды.