ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2017 ел
җомга

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре лаеклы ялда  һәм лаеклы ял яшенә якынаючы гражданнар өчен үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак  ясадылар.

Чараның эшендә шәһәрнең 14 оешмасыннан кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре катнашты , шулардан ПАҖ “КАМАЗ” ПРЗ”, ПАҖ КАМАЗ “РИЗ”, ПАҖ КАМАЗ “Тимерчелек заводы”, ПАҖ “Таттелеком”, ҖЧҖ “Леони Вайэринг Системс (РУС)”, ҖЧҖ “АС-Трим”, ҖЧҖ “СодексоЕвроАзия”.

 

Алдагы көндә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева җитәкчелегендә инвалидларны эшкә урнаштыру турында түгәрәк өстәл узды.

 

"Ориентир" дигән проектны тормышка ашыру кысаларында Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре югары сыйныф укучылары өчен "ЕлАЗ" ПАО экскурсия оештырды.

 

 

Бөгелмә балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлегендә Бөгелмә "Салават күпере" үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Светлана Кирдина һәм Марина Токмачева яшүсмерләр өчен әйдәп баручы инспектор Иван Степанов белән очрашу оештырды.

 

Шушы көннәрдә Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә психолог Юлия Верхотурцева Халыкара өлкәннәр Көненә багышланган чара үткәрде.

 

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрне балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр котладылар.

 

26 сентябрь көнне "Изге очрашу" клубы кысаларында Югары Шипки авылының социаль хезмәткәрләре "Овощная симфония" күргәзмәсе үткәрелде.

 

Шушы көннәрдә Яр Чаллы интернат-йорты караамгындагылар "Минем яшь - минем байлык" конкурсында катнашып, үз сәләтен күрсәтте.

 

 

Куныр авылында яшәүче Сәгыйдә Гариф кызы Низаметдиновага 4 октябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхәдуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Якты юл” җәмгыяте рәисе Раиф Хакимовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

 

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  "Алтын вакыт"  дигән исем астында пенсионерлар белән очрашу узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International