Яр Чаллы шәһәрендә махсуслаштырылган буш эш урыннары ярминкәсенә 168 кеше килгән

2017 елның 6 октябре, җомга

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре лаеклы ялда  һәм лаеклы ял яшенә якынаючы гражданнар өчен үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак  ясадылар.

Чараның эшендә шәһәрнең 14 оешмасыннан кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре катнашты , шулардан ПАҖ “КАМАЗ” ПРЗ”, ПАҖ КАМАЗ “РИЗ”, ПАҖ КАМАЗ “Тимерчелек заводы”, ПАҖ “Таттелеком”, ҖЧҖ “Леони Вайэринг Системс (РУС)”, ҖЧҖ “АС-Трим”, ҖЧҖ “СодексоЕвроАзия”.

Эш бирүчеләр барлыгы 240 вакантлы буш эш урыны тәкъдим иттеләр: инженер, төяү җайланмасын йөртүче, ягу миче операторы эшләнмәләрне комплектлаучы, чистартучы, фрезерчы, слесарь-ремонтчы, сәүдә залы тикшерүчесе, менеджер, аппаратчы, агент, белгеч, икътисадчы һәм башкалар.

Моннан тыш ярминкәгә килүчеләргә буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде. Ярминкә үткәрелү вакытына анда барлыгы 5900 буш эш урыны теркәлгән иде.

Ярминкәгә 168 кеше килде, шуның 21нә алга таба эшкә урнашу өчен,  ярминкәдә катнашкан оешмаларның вакантлы эш урыннарына юллама  бирелде.

Мәшгульлек үзәге белгечләре чарада катнашуларга эшне интернет-ресурсларны кулланып  та табып булганлыкны җиткерделәр, шул исәптән Рәсәйкүләм буш эш урыннары тупланмасы “Рәсәйдә эш” . Һәр килүче шушы порталдан ничек куллану турында күрсәтмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International