Бөгелмә балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлегендә Бөгелмә "Салават күпере" үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Светлана Кирдина һәм Марина Токмачева яшүсмерләр өчен әйдәп баручы инспектор Иван Степанов белән очрашу оештырды.
Хокук бозулар һәм җинаятьләрне профилактикалау максаты белән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Яшүсмерләргә кайсы яшьтән җинаять җаваплылыгы һәм нинди җәза кулланылу турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук, спиртлы эчемлекләр эчү һәм тәмәке тарту кеше организмына зыян салуы турында хәбәр итте.