Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар өчен Аксубай районы Россия эчке эшләр министрлыгының бүлегенә экскурсия оештырылды.
"ТР яшьләренә Патриотик тәрбия бирү" Программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина төркемле дәрес үткәрде.
Балалар сәнгать мәктәбендә Чирмешән район ветераннар Советы оешуга 30 ел тулу уңаеннан узган зур чарада районның үсешенә зур өлеш керткән, катлаулы юл үткән, ихтирамга лаек өлкәннәрне хөрмәтләделәр, бик күп бүләкләр өләштеләр. Әлеге берләшмәнең бу юбилеен Өлкәннәр көненә туры китереп уздырулары юкка түгел, ул барлык өлкән яшьтәге чирмешәнлеләрне берләштерә торган мөһим җәмәгать оешмасы булып тора, шуңа да бәйрәмгә һәр авылдан кунаклар чакырылган иде.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Чистай эш белән тәэмин итү үзәгендә "Сатучы" белгечлеге буенча һөнәри сайлап алу үткәрелде.
"Абилимпикс" инвалидлыгы булган кешеләр өчен һөнәри осталык буенча III Милли чемпионатының Төбәк этабы кысаларында 2017 елның 10 октябрендә сәгать 10.00-14.00 сәгатьтә вакансияләр ярминкәсе үтәчәк.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан "Ялкын" яшүсмер социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен пластик тәрәзәләр һәм ишекләр җитештерү заводына экскурсия оештырылды.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чаралар үткәрелде.
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
"Тәтеш балкышы" үзәге өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсенең белгечләре "Файдалы эшләр атнасы" дигән акция үткәрделәр. Чара Көзге игелек атнасы һәм өлкәннәр Декадасына багышланган иде.
2-3 кешедән торган социаль хезмәткәрләр төркеме атна дәвамында социаль хезмәтләр алучыларга өйләренә барып өстәмә социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәттеләр. Бу хезмәтләрнең исемлегенә иң кирәкле эшләр керде: бакча, йорт яны территориясен җыештыру, торак урыны генераль җыештыру .