Балалар сәнгать мәктәбендә Чирмешән район ветераннар Советы оешуга 30 ел тулу уңаеннан узган зур чарада районның үсешенә зур өлеш керткән, катлаулы юл үткән, ихтирамга лаек өлкәннәрне хөрмәтләделәр, бик күп бүләкләр өләштеләр. Әлеге берләшмәнең бу юбилеен Өлкәннәр көненә туры китереп уздырулары юкка түгел, ул барлык өлкән яшьтәге чирмешәнлеләрне берләштерә торган мөһим җәмәгать оешмасы булып тора, шуңа да бәйрәмгә һәр авылдан кунаклар чакырылган иде.
Ветераннар оешмасы районда 1987нче елны барлыкка килгән. Аның беренче рәисе - Бөек Ватан сугышы ветераны Харрас Фәссахов, ул 16 ел әлеге вазифаны башкара, вакытын һәм көчен кызганмый эшли. Нәкъ аның тәкъдиме буенча район үзәгендә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты төзелде. Шуңа да бәйрәм көнне иң элек Харрас Фәттах улын искә алдылар, йорт-интернатта аның истәлегенә мемориаль такта ачтылар. Бу чарада Харрас абыйның улы Роберт Фәссахов та катнашты.
Казаннан килгән кунак, Татарстан ветераннар оешмасы Советы рәисе Хәбир Иштирәков район ветераннар оешмасы эшчәнлегенә уңай бәя бирде.