"Тәтеш балкышы" үзәге өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсенең белгечләре "Файдалы эшләр атнасы" дигән акция үткәрделәр. Чара Көзге игелек атнасы һәм өлкәннәр Декадасына багышланган иде.
2-3 кешедән торган социаль хезмәткәрләр төркеме атна дәвамында социаль хезмәтләр алучыларга өйләренә барып өстәмә социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәттеләр. Бу хезмәтләрнең исемлегенә иң кирәкле эшләр керде: бакча, йорт яны территориясен җыештыру, торак урыны генераль җыештыру .
Өлкәннәр әлеге акцияны оештыручыларга һәм социаль хезмәткәргә рәхмәт сүзләре әйттеләр.