ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Традицион инвалидлар Декадасы Кысаларында Минзәлә комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үзенчәлекле балалар өчен сабын куыгы шоуы оештырды.

 


8
декабрь, 2017 ел
җомга

Геройлар көне уңаеннан Иске Көшкәт авылында яшәүче Россия Герое Исаев Олегның әти-әнисе Николай һәм Вера Исаевлар Мордовия Республикасы Саранск шәһәрендә тантаналы чарада катнашалар.

 

Яңа Чишмә "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре төркемле дәрес үткәрде. Анда социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар, шул исәптән, мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.

 

"Э-моция" иҗади инклюзив студиясе казанлыларны Максанс Ферминның "Кар" романы буенча спектакльгә чакыра.

 

Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре алдыннан "Тәтеш балкышы" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре янгыннан саклау оешма хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрне тикшерә.

 

Бүген Лаеш шәһәре Җиңү паркында Ватаныбыз Геройлары Көненә багышланган тантаналы митинг узды, аның кысаларында Россия Герое Марат Әхмәтшинның бюсты ачылды.

 

Бүген Лаеш "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагогы Ирина Сарокина, "Бердәм Рәсәй" җирле бүлегенең Башкарма комитет җитәкчесе Наталья Лицова мөмкинлекләре чикле балалар янында кунакта булдылар.

 

Сәрдегән авылында яшәүче Мөхәммәтҗанова Гөлирә Нигәматулла кызына 8 декабрь көнне 90 яшь тулды.

 

 

Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә коррупциягә каршы чаралар үткәрелә. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре коррупциягә каршы көрәш турында аңлату алып бара.

 

Коррупциягә каршы дөньяви карашны формалаштыру һәм аларның гомуми дәрәҗәсен арттыру максатыннан Бөгелмә"Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан чаралар үткәрелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International