Бүген Лаеш шәһәре Җиңү паркында Ватаныбыз Геройлары Көненә багышланган тантаналы митинг узды, аның кысаларында Россия Герое Марат Әхмәтшинның бюсты ачылды.
Чарада Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик хезмәт Герое Фидус Әсхәдуллин, Марат Әхмәтшинның әти-әниләре һәм туганнары, шулай ук район ветераннары, кадетлар һәм волонтерлар катнашты.
Бер минутлык тынлык белән барлык һәлак булган Геройларны искә алдылар.