Кичә Әлмәттә Әфганстанда совет гаскәрләренең хәрби хәрәкәтләре тәмамлануга 29 еллыгын билгеләп үттеләр.
Алдагы көндә Яр Чаллы ИТ-паркында махсус программистлар төркеменең чыгарылышы булды. 3 ай дәвамында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр "inIT" социаль-белем бирү проекты кысаларында бушлай WEB- программалаштыру нигезләренә өйрәнделәр. Уку ахырында һәр укучы ИТ-компанияләр җитәкчеләренә үзенең продуктын тәкъдим итте.
Кичә Региональ квалификация үстерү агентлыгы базасында Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырган “персонал буенча менеджер” программасы буенча курслар тәмамланды.
Бөгелмә «Радуга» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы «Преодоление» клубының катнашучылары өчен психоактив матдәләр куллануны кисәтү буенча чара үткәрде.
Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 15нче февральдә “Истә тотсыннар...» исемле чара узды.
Кичә «Тәтеш балкышы» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече сказкотерапия элементларын кулланып, коррекцион дәрес уздырды.
Минзәлә "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә «Әфганстан күңелдә әрни...» дип аталган әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган чара узды.
Балигъ булмаган балаларга карата мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануны профилактикалау буенча программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә ярдәм халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Наталья Кудряшова тренинг үткәрде.
Кичә Лениногорск эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Очрашуга 17 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре килде.
Бүген, 16 февраль көнне Кукмара «Милосердие» тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Фәйрүзә Абдулахатова балаларга һәм мөмкинлекләре чикле яшүсмерләргә сугышлар турында презентация күрсәтте.