Кичә Лениногорск эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Очрашуга 17 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре килде.
Эш бирүчеләр электрогазосварщик, автослесарь, сатучы-консультант, электромонтер, тегүче, инженер, агроном кебек төрле белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итте.
Чарага 150дән артык кеше килде, барысы да эшкә урнашу, һөнәри укыту мәсьәләре буенча консультация алды.