"Салават күпере" үзәге психологы чара үткәрде

2018 елның 16 феврале, җомга

Бөгелмә «Радуга» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы «Преодоление» клубының катнашучылары өчен психоактив матдәләр куллануны кисәтү буенча чара үткәрде.

Чара барышында балигъ булмаганнар социаль ролик карады.

Катнашучылар күргәннәре буенча фикер алыштылар, «Ни өчен мин тартмыйм» дигән тест, шулай ук анкеталаштыру узды.

Азакта мәгълүмати буклетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International