Бөгелмә "Салават күпере" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль-көнкүреш, медицина, санитар-гигиена хезмәтләреннән башка хезмәт терапиясе буенча да эш алып бара.
Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар Көненә багышланган чара узды.
Кичә Яшел Үзәндә мәшгульлек үзәге тарафыннан оештырылган «Электрогазосварщик» һөнәре буенча курслар тәмамланды.
Ватанны саклаучылар Көне алдыннан Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре «Көчле рухлы» дигән акция уздырдылар.
Менделеевск «Өмет Яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә «Мин – яшь сайлаучы” дигән акция узган.
«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мәгълүмати чарада катнашты. Биредә Автозавод районы Территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре, Автозавод районы ветераннар Советы әгъзалары да булды.
Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Гүзәл Сиразетдинова пальчиковый уеннар үткәрә.
Агымдагы елның 20 нче февралендә «Наз» үзәге психологы Гузәл Зиганшина һәм юрисконсульт Гелюза Сагдиева катнашында тернәкләндерү бүлекчәсендә комплекс чаралар уздырылды.
Агымдагы елның 20 нче февралендә Алан авылынан Зәкиева Фидәлия Габделфәрт кызы һәм Салавыч авылыннан Сибгатуллина Җәмилә Абдулла кызы тернәкләнүчеләр өчен хәйрия концерты белән килделәр. Сәгатьтән артык барган чара мөмкинлекләре чиклеләрне, өлкәннәребезне җыр-моң дөньясына күмде.
Әлмәт районында ветераннарны котлау күркәм традициягә әверелде. Кичә тыл хезмәтчәне Сахипҗан Фарутдиновка 90 яшь тулды. Бу көнне юбилярны котларга район башлыгы Айрат Хәйруллин килде.