10 майда Чирмешәннең «Доброе сердце» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзгендә музыкаль-спорт чара узды.
Бүген, 11 майда, Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә эшмәкәрлек ачарга теләүче эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча Экспертного советы утырышы узды.
10 майда Кама Тамагының «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары Айсина Алия һәм Хөснетдинева Гөлназ балигъ булмаганнар белән спорт чарасына юнәлдерелгән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, балигъ булмаганнар белән төркемле чара уздырды.
10 майда «Балкыш» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре «Мин дөньяны өйрәнәм» дигән квест оештырды.
Казан шәһәре Мәскәү районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә элек эшсез калган хатын-кыз исеменнән рәхмәт хаты килде. Ул мәшгульлек үзәге тарафыннан машина йөртү курсларына юнәлдерелгән иде.
9 майда Теләнче Тамак авылында Җиңү Көненә багышланган митинг узды. Бу чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, авыл халкы, җирле һәм район администрациясе вәкилләре чакырылган иде.
Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль-тернәкләнү булегендә Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында талантлы өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар көче белән “Беркем дә онытылмады, бер нәрсә дә онытылмады – геройларга мәңгелек хәтер” девизы астында иҗади күргәзмә оештырылды.
Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр приюты хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүчеләр 4 ел рәттән Бөек Җиңү уңаеннан оештырыла торган «Үлемсез полк»та катнаша.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы министр урынбасары Энҗе Нияз кызы Нигъмәтҗанова эш визиты белән Чистай муниципаль районында булды.
2018 елның 9 маенда «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәкнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Ирекле волонтер» үзәге белән берлектә Бөек Жиңүнең 73 еллыгына багышланган парадта катнашты.