Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында яшәүчеләр Җиңү Көненә багышланган митингта катнашты

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

9 майда Теләнче Тамак авылында Җиңү Көненә багышланган митинг узды. Бу чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, авыл халкы, җирле һәм район администрациясе вәкилләре чакырылган иде.

Иртә таңнан мәдәният йортына традицион бәйрәм атрибутлары – Георгий тасмалары һәм канәфер чәчәкләре белән авыл халкы килде. «Үлемсез полк» әлеге бәйрәмнең үзенчәлеге булды.  Әлеге полк сафларында өлкәннәр һәм балалар иңгә-иң басып тордылар. Чарада Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында яшәүчеләр hәм эшләүчеләр дә актив катнашты.

Митингтан соң һәркем Җиңү Көненә багышланган тантаналы концертка чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International