Тукай интернат-йортында гамле әңгәмәләр

2018 елның 3 августы, җомга

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында дару  үләннәре  һәм кояштан саклану турында  сөйләштеләр.

Табигатьнең мең дә бер дәвасы хакында ишетеп белсәк тә, тормышта бик кулланмыйбыз. Шуңа күрә, барлык өлкәннәрне җыеп, дару үләннәре, аларның файдасы турында шәфкать туташы Калимуллина Сария сөйләшү үткәрде. Белеп куллангада, шифа тирәбездә генә үсә бит. Безнең өчен табигать – үзе дәва.

Картлар hәм инвалидларга Калимуллина Сария кояштан саклану чаралары турында да бәян итте. Кояшлы эссе җәй бөтенебезне сөендерә. Әмма кояш нурлары назлый да, җәрәхәтли дә белә. Төшке вакытта: сәгать 11:00 дән алып 16:00 га кадәр аралыкта урамда, туры кояш нурлары астында йөрмәү яхшы булыр, күбрәк су эчәргә дип тагын бер кат социаль хезмәт алучылар эйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International