Бүген Казан һәм Татарстан районнарында балигъ булмаган балаларга ата-аналар тарафыннан алимент түләнмәгән гаиләләргә ярдәм күрсәтү җәһәтеннән бердәм кабул итү оештырыла.
Яр Чаллыда “Тигез мөмкинлекләр дөньясы” атналыгының эшчәнлеген “Инвалидларның эшкә урнашу мәсьәләләре буенча социаль партнерлыкны үстерү” темасына уздырылган түгәрәк өстәл төгәлләде.
3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелде.
4 сентябрьдә Аксубай районының мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсе оештыра. Ярминкәдә җиде предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак.
2005 елдан бирле Россиядә Террорга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 3 сентябрьдә илдә террорчылыктан һәлак булганнарны искә алалар.
Волонтерлар елы уңаеннан Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортына бистә гимназиясенең социаль-иҗади десанты килде.
“Пластилин” хореограф коллектив волонтерлары, Питрәч муниципаль районы “Шатлык” приюты “Яшь патриот” волонтер хәрәкәте белән волонтер елы уңаеннан Белем көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырды.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе уңаеннан, 29 август көнне Бөгелмәнең "Возрождение" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Гномнар мәктәпкә бара" дигән бәйрәм чарасы узды.
6 сентябрьдә Яр Чаллының мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсе оештыра. Ярминкә "КАМАЗ" мәдәният йортында узачак.
2018 елның 4 сентябрендә Казан һәм Татарстан районнарында балигъ булмаган балаларга ата-аналар тарафыннан алимент түләнмәгән гаиләләргә ярдәм күрсәтү җәһәтеннән бердәм кабул итү оештырыла.