Бүген Казан һәм Татарстан районнарында балигъ булмаган балаларга ата-аналар тарафыннан алимент түләнмәгән гаиләләргә ярдәм күрсәтү җәһәтеннән бердәм кабул итү оештырыла.
Мондый темактик очрашулар республикада һәр айның беренче сишәмбесендә уздырылачак.
Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова алда әйтелгән тема буенча гражданнарны кабул итәчәк. Чарада Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Әнвәр Закиров та катнаша.
Гражданнар ТР, Казан шәһәре, Волгоград урамы 47нчы йорт адресы буенча, 14:00 сәгатьтә кабул ителә башлый.
Шулай ук, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча, Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 37 йортта, Вахитов һәм Идел буе районы буенча, Зорге урамы 39 йорт, Киров һәм Мәскәү районы буенча Коләхмәтов урамы, 25/1 йорты, Совет районында Г.Кутуй урамы, 33 йортта 14-18:00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.