Аксубайда вакансияләр ярминкәсе уза

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

4 сентябрьдә Аксубай районының мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсе оештыра. Ярминкәдә җиде предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак.

Эш бирүчеләр арасында "Татарстан почтасы", "Вамин Татарстан" берләшкән оешма "Аксубай сөт заводы" ҖЧҖ,  "АксуАгро" ҖЧҖ һ.б. бар. Эшсез гражданнарга шәфкать туташы, социаль педагог, механизатор, бала караучы һ.б. һөнәрләр буенча хезмәт урыннары тәкъдим ителә. 

Ярминкәгә килүчеләр оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән әңгәмә кора, теге яки бу хезмәт урыннары турында тулы мәгълүмат алачак.  Чара 9:00 сәгатьтә башлана. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International