Соңгы мәгълүматларга караганда, Кама Аланының мәшгульлек үзәгендә 292 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 6 кешегә кимрәк.
2018нче елның 18 сентябренә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 10 224 кеше эшсез дип исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 107 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,50 % тәшкил итә.
Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында район профилактика субъектларын чакырып консилиумның киңәйтелгән утырышы узды.
19 сентябрь көнне Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты социаль хезмәт алучылар Россиянең иң кызыклы туристик маршруты – Алтын боҗра буенча виртуаль сәяхәт ясады.
Баланы һәр яктан да үстерү, белемле, аңлы итеп тәрбияләү һәр педагогның төп бурычы.
25-26 сентябрь көннәрендә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.
Саба районы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. "Волонтер" үзәгенең активистлары белән берлектә гриппка каршы профилактика буенча халыкка буклетлар таратты.
Түбән Кама шәһәренең "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Чәчәкләр иле" экологик тәрбия бирү программасын тормышка ашыру уңаеннан мини-күңел ачу чарасы узды.
Түбән Кама районы Халыклар дуслыгы йортына "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр экскурсиягә барды.
Кичә, 18 нче сентябрь көнне, Бөгелмә "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Алтын көз" дигән социаль-мәдәни чара узды.