Лаеш районындагы «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында махсус хәрби операция ветераны белән чираттагы очрашу оештырылды. Очрашуда социаль хезмәтләр алучылар, мәктәп укучылары һәм «Алтын көз» үзәге коллективы катнашты.
20 мартта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучы Ксения Федорова «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында катнашты. Кыз үз көчен «Спа-процедуралар өчен продукция җитештерү» компетенциясендә сынап караган.