Чаллы шәһәрендә Татарстан Республика Көне алдыннан "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Орион" яшьләр үзәге белән берлектә бәйрәм чарасы оештырды.
Бәйрәмне балалар һәм яшьләр шәһәр иҗат коллективлары катнашында зур тамаша ачып җибәрде. Монда бәхетле балачак, шәһәр, дуслык турында җырлар яңгырады, милли биюләр уеннар тәкүдим ителде.
Бәйрәмнең төп вакыйгасы - чәчәк композицияләр бәйгесе үткәрү булды. Анда "Ышаныч" үзәгендә социаль хезмәтләр алучылары дакатнашты. Август дәвамында катнашучылар чәчәк композицияләр өстендә эш булдырды, кирәкле табигый материал эзләде. Үзәк мәйданда 30 дан артык композицияләр урнаштырылды. Барлык кунаклар алар белән таныша алды.