Әйшә авыл җирлегендә яшәүче эшсез гражданнар яңадан рәсмиләштерү узды

2017 елның 25 августы, җомга

Кичә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре күчмә офис белән Әйшә авыл җирлегендә булып кайтты.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече 12 гражданга халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендәге һөнәри уку, эшсезлек буенча пособие билгеләү шартлары һәм түләү тәртибе, шулай ук үзмәшгульлек формасын булдыру, эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм җәмәгать эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләр күрсәтте.

8 эшсез граждан яңадан рәсмиләштерерү процедурасын узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International