Эльмира Зарипова студентлар белән илдә һәм республикада социаль-икътисади хәл турында  аралашты 

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Бүген, 24 августта  халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Студентлар өчен белем бирү форумы кысаларында үткән икенче смена  эшендә катнашты.

Форум "Татарстан Республикасы студентлар лигасы"  төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы  белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәмТатарстан Республикасы ректорлар Советы ярдәмендә оештырылган.

Анда югары белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларыннан Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары, шулай ук идел Буе федераль округы төбәкләреннән барлгы 1500 студент катнаша. Чара инде 4 ел рәттән оештырыла һәм традицион рәвештә табигать кочагында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International