“Шатлык” приютында “Минем булачак һөнәрем- пешекче” дәресе узды

2017 елның 18 августы, җомга

Шатлык приютында “Минем булачак һөнәрем- пешекче” дигән темага дәрес булып узды.

Балалар әлеге, “тәмле” һөнәр белән танышып кына калмады, шулай ук пешекчеләрне ни өчен “тылсымчы” дип йөртүләрен дә белде. Чөнки ул иң гади ашамлыклардан да чын могҗиза ясап, кешеләргә бәхет өләшә. Пешекче турында “Нигә укучы кайтты” дигән мәсәл тыңладылар, уеннар уйнадылар. Пешекче урынында булып бергә пешерү серләренә төшенделәр.

   Практик дәрестә коймак белән җәйге салат әзерләделәр.Әзер салатны пешекче дә татып карады. Шулай ук социаль педагог Закалова О.Ю. балаларны Казандагы пешекче һөнәренә әзерләүче уку йортлары белән дә таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International