Бүген Казан шәһәрендә яшәүче бер төркем Бөек Ватан сугышы ветераннары Чебоксар шәһәренә ике көнлек сәяхәткә китте.
Делегация составында Бөек Ватан сугышында катнашучы Сәлимгареев Касыйм Сәлимгәрәй улы (1924 е.), тыл хезмәтчәннәре –Камил Хусаинович (1927 е.) һәм Рәшидә Садреевна Тукаевлар (1929 е.), блокадалы Ленинградта яшәүче, Казан шәһәр Бөек Ватан сугышы ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Комяков Альберт Павлович (1938 е.) керде.
Сәфәрдә катнашучыларны махсус программа көтә: Чебоксар шәһәре ветераннары һәм кадетлары белән очрашу, Чуваш Республикасы Шоршелы авылы Ә.Г.Николаев ис. космонавтика музее, Чабаксар Арбаты, Чабаксар порты, мемориаль Җиңү Паркы, Введенского кафедраль соборы, В. И. Чапаев музее, Чуашстан Республикасының талантлы артистлары чыгышы.
“Батырлык өчен рәхмәт!” социаль әһәмиятле проектны оештыручы булып АСАВТО автомобильчеләр Ассоциациясе торды.