Кичә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районының сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре белән "түгәрәк өстәл" форматында киңәшмә узды.
Чара барышында һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру, эшсез гражданнар өчен түләүле иҗтимагый эшләр оештыру мәсьәләләре каралды.