Кичә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Чарада шәһәрнең 11 предприятиесе вәкилләре катнашты: "Алнас" ААҖ, МБУ "Үзәкләштерелгән китапханә системасы", Әлмәт районара почтамты, «АРПП «Юго-Восток», НАО «Электрощит», «Сервискомплект» ҖЧҖ, ШЭ Мансурова Р.Х., "Әлмәт", мәгариф Идарәсе һәм башкалар.
Эш эзләүчеләргә автомобиль йөртүче, кран машинисты, токарь, слесарь-ремонтчы, шәфкать туташы, балалар бакчасы тәрбиячесе һәм башка белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде.
Әлеге чарага 57 кеше килде, шуларның 2се вакантлы урыннарга чакыру алды. 14 кеше уку-укыту курслары үтәргә теләк белдерде.