Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Көчле, кыю, җитез" спорт эстафетасы узды.
Хәрәкәтчән уеннар һәм спорт биюләре, туплы эстафета, скакалка катнашучыларга азарт һәм күтәренке кәеф бүләк итте. Ярышлар ахырында жюри җиңүчеләрне игълан итте һәм татлы призлар белән бүләкләде.