"Балкыш" приюты карамагындагылар һөнәрләр дөньясы белән танышуын дәвам итә

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

"Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Балкыш" социаль приюты белгечләре Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехник колледжына һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырды.

Экскурсия башында колледж турында, анда нинди белгечлек алырга булу турында сөйләделәр.

Аннары яшь экскурсантлар музей экспозицияләре белән танышты: Түбән Каманың мактаулы гражданнарының фотографияләре, беренче йортлар, урамнар, мәктәпләр, уку йортлары. Азакта приют карамагындагы балалар Е. Н.Королев һәйкәле янында истәлеккә фотога төште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International