Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Гарантияле әңгәмә" дип аталган чара узды.
"Камская ссудная касса" ҖЧҖ Микрокредит компаниясенең яңа офисы җитәкчесе мәшгульлек хезмәтендә исәптә торучы эшсез гражданнар белән очрашты.
Әңгәмә нәтиҗәләре буенча 2 эшсез граждан алга таба эшкә урнашу өчен юллама алды.