Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1037 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 20 кешегә азрак.

Шулай ук, Яшел Үзән, Кама Аланы һәм Менделеевскта эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 26, 6 һәм 3 эшсез граждан теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Яр Чаллы, Алабуга һәм Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан. Бүгенге көндә әлеге моношәһәрләрнең мәшгульлек үзәкләрендә 1248, 356 һәм 256 эшсез кеше исәптә тора.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International