“Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә юнәлдерелгән "Минем дустым Светофор" дип исемләнгән чара оештырылды.
Чара барышында балалар юлда йөрү кагыйдәләре буенча табышмакларга җавап бирде, җәяүле һәм светофор турында шигырьләр сөйләде. Аннары микрорайон буенча экскурсия оештырылды, биредә балалар юлда очраган билгеләрнең нәрсә аңлатканын әйтеп бирергә тиеш булды.
"Балаларны юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтү аларны тәрбияләүнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. кечкенә чактан ук бала әлеге кагыйдәләрнең мөһимлеген аңларга тиеш", - дип сөйли приют тәрбиячеләре Ираида Мадиярова һәм Антонина Иванова.