Бүген, 3 августта, Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә “Альметьевская спецтехника” ҖЧҖ катнашында эш бирүче көне узды.
Беренче катның фойесында эшсез гражданнар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен кадрлар хезмәте белгечләре белән очрашу оештырылды.
Эш бирүче В, С, Е категорияләре автомобиль йөртүчесе һәм хезмәтне саклау буенча инженер эзләде.
Ярминкәгә килгән 30 кеше арасыннан 7се өйрәтү курсларында уку үтәргә теләк белдерде, 4 кеше тест үтте.