«Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләр хезмәткә өйрәнә

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Гөлнара Салихҗанова җитәкләгән “Киң күңел” проекты актив эшләвен дәвам итә. Хезмәткәрләр белән берлектә үзәкнең як бакчасында күптөрле җиләк-җимеш куаклары, агачлар утыртылды, түтәлдә яшелчәләр, 2 теплицада кыяр, борыч һәм помидорлар җитешә. Үзәккә йөрүче балалар экологик чиста яшелчәләр ашыйлар.

“Безнең төп бурычларның берсе –  мөмкинлекләре чикләнгән балаларны хезмәт аша җәмгыятькә тулы социаль яраклаштыру. Проекта катнашу- яңа тормыш тәҗрибәсе алу, әйләнә-тирәгә, табигатькә  сакчыл караш, хезмәткә мәхәббәт  тәрбияләү өчен  уникаль  мөмкинлек”, – ди хезмәт буенча тәрбияче Гөлнара Салихҗанова.

Бу проектта катнашу балаларга киләчәктә һөнәр сайларга,  тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International