Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар өчен ике төркем консультациясе оештырды.
Очрашуда катнашучыларга резюме төзү һәм эш бирүче белән дөрес телефон сөйләшүләре алып бару, әңгәмә оештыру, эш эзләү максатыннан интернет ресурслар белән эш итү турында сөйләделәр.
Укулар барышында һәр катнашучы эш эзләүнең үз шәхси планын төзеде. Барлык гражданнар да психологик тест язды.