Бөгелмә "Салават күпере" үзәге сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый

2017 елның 8 июле, шимбә

"Салават күпере" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең психологы Светлана Кирдина 8-12 яшькә кадәрге социаль хезмәт алучылар өчен начар гадәтләрне профилактикалау буенча интерактив дәрес үткәрде.

Очрашуда балалар нинди гадәтләр файдалы, ә ниндиләре кеше организмына зарар китерүе турында белде. Әңгәмәдә иркен шартларда презентация һәм видеороликлар күрсәтелде.

Балалар уеннар уйнады, иҗади биремнәр башкарды, күнегүләр үтәде, коллаж төзеде.

Чара ахырында психолог сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International