Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында спорт ярышлары даими рәвештә үткәрелә.
"Балалар бик актив һәм кызыксынып бу эшчәнлеккә кушыла, әгәр ярышларда җиңү яуласалар – бу балаларда спортка мәхәббәт уятырга ярдәм итә”,– ди тәрбияче Венера Белова.