«Шатлык» приюты белгечләре сәламәтлек дәресе үткәрде

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Баланың сәламәтлеге-бәхет ул! Кеше сәламәт булганда, барысында булдыра. Сәламәтлек балаларга да, олыларга да кирәк. Ләкин аның турында кайгырта белергә дә кирәк.

19 июль көнне тәрбияче Тимофеева И.А. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Айболит дәресләре” дигән дәрес күрсәтте.

Чараның максаты булып сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру торды. Балалар ничек сәламәтлекләрен ныгытырга, кайгыртырга икәнлеге белән танышты, микроблар турында күзаллады, шәхси гигиена предметлары турында белемнәрен һәм аларны куллану күнекмәләрен ныгытты. Шулай ук "файдалы һәм файдасыз ризык" дигән төшенчә белән таныштылар, витаминнарның файдасы турындагы белемнәрен ныгыттылар. Дәрес бик нәтиҗәле һәм кызыклы узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International