Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Табигатьне сакларга – һәркемнең бурычы" дип исемләнгән дәрес узды.
Балалар үзе өчен хайваннар һәм үсемлекләр дөньясыннан күп кенә яңалыклар ачты. Мәсәлән, зәңгәр кит, конфет, сөт һәм икмәк агачы турында белде.
Тәрбияләнүчеләр табышмакларга җавап бирде, хайваннар һәм үсемлекләр турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерде.