Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр арасында "Белая Ладья" шашка турниры узды.
Катнашучылар уен кагыйдәләрен өйрәнде, төрле этапларны узды, танып-белү активлыгын арттырды.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, уеннар процессында балларның аралашу потенциалы, ихтыяр көче, нәтиҗәләр эшләргә өйрәнүе формалашты.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.