Шушы көннәрдә "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Грошева Ирина социаль ярдәм алучы балалар өчен "Күңелле стартлар" дип исемләнгән чара оештырды.
Чараның максаты булып балаларның җәйге каникул вакытын оештыру тора.
Чара башында белгеч юлларда, ишегалдында һәм урманда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрде. Чара "Веста" үзәгенең спорт залында узды. Балалар рәхәтләнеп ярышларда катнашты, көч һәм энергия алды.