"Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Бергә булдырабыз” проекты кысаларында ремонт үткәрелә. Шул форсаттан файдаланып, тәрбиячеләр приют карамагындагы малайларны ишекләр алыштырганны карарга чакырды, ишек куючыга сораулар бирергә кушты.
Егетләр дрель, перфоратор, болгарка, электролобзик кебек электр җихазларының эшен күзәтте. Шул ук вакытта барлык куркынычсызлык кагыйдәләре дә үтәлде.